Бүген Килештерү комиссиясе утырышында дәүләт комитеты белгечләре фаразланган дәрәҗәләрне атады:
- 2019 елга Татарстан Республикасында торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүнең төбәк стандартлары (алар торак урыны һәм коммуналь хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә субсидияләр исәпләү өчен файдаланыла);
- Лениногорск муниципаль районы Шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүгә тарифлар;
- каты коммуналь калдыкларны күмүгә озак сроклы тарифларны корректировкалау;
- эчәргә яраклы суга һәм ташландык суларны агызуга тарифларны;
- кайбер оешмалар өчен җылылык энергиясенә озак сроклы тарифларны корректировкалау.
Сораулар иҗтимагый һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар вәкилләре һәм Дәүләт Советы депутаты Марат Галеев белән бергә тикшерелде.
Барлыгы 28 мәсьәлә каралды.
Каралган мәсьәләләрнең тулы исемлеге: http://kt.tatarstan.ru/rus/soglkomis