Дәүләт комитеты Идарәсенең чираттагы утырышы узды

2018 елның 2 ноябре, җомга


Бүген Дәүләт комитеты Идарәсе утырышында «Благоустройство» ҖЧҖ, «Чиста Район» ҖЧҖ, «Яңа Кенәр коммуналь хезмәтләре» ҖЧҖ, «Жилкомбытсервис» ҖЧҖ, «Әтнә ТКХ» МУП, «Фламинго» ҖЧҖ, «Эко-Сервис» ҖЧҖ, «Экосервис»ҖЧҖ өчен каты көнкүреш калдыкларын күмүгә озак сроклы тарифлар үзгәртелде. Тарифларны үзгәртү зарурлыгы РФ законнары үзгәрүгә бәйле.
Шулай ук идарә әгъзалары ТР Тарифлар буенча комитетының аерым карарларын үз көчен югалткан дип таныдылар. Аларның гамәлдә булу вакыты инде тәмамланган һәм кабул ителгән карар кулланучылар өчен зыян китермәячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International