Идел буе округы Арбитраж суды Дәүләт комитеты карарының законлы һәм нигезле булуын раслады

2018 елның 15 октябре, дүшәмбе

Идел буе округының Арбитраж суды, Унберенче арбитраж апелляция суды кебек үк, «Башкирская сетевая компания» ҖЧҖ (Алга таба – «БСК» ҖЧҖ) белдергән таләпләрне канәгатьләндерүдән баш тартуның законлылыгын һәм нигезле булуын раслады.

«БСК» ҖЧҖте Башкортстан Республикасында урнашкан челтәрлерне карап тотуга һәм андагы технологик югалтулар өчен түләү чыгымнарын Татарстан Республикасы кулланучыларына йөкләргә тырышты. Мөрәҗәгать итүченең таләбе гамәлдәге тарифларның сизелерлек артуына китерер иде. Якынча исәпләүләр буенча, электр энергиясен тапшыру тарифы 10% ка кадәр артыр иде.

Суд Дәүләт комитетының республикабыз халкы һәм башка кулланучылары өчен зур әһәмияткә ия булган карарын хуплады.

Моннан тыш, Дәүләт комитеты Татарстан кулланучылары тарафыннан БРда урнашкан челтәрләрне карап тотуга чыгымнарны түләүдән тыш, Башкортстан Республикасы кулланучыларының чыгымнарын (котел) киметү буенча карарлар да тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International