Дәүләт комитетының Идарә утырышы үткәрелде

2018 елның 12 октябре, җомга

Бүген Дәүләт комитеты Рәисенең беренче урынбасары Александр Штром рәислегендә Дәүләт комитетының Идарә утырышы үткәрелде.

Килештерү комиссиясе әгъзалары 9 мәсьәләне карадылар.

Беренче чиратта Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының аерым карарларына үзгәрешләр кертүне кабул иттеләр (Әлмәт м.р.: "Экосервис" АҖ; Зәй м.р.: ИП Шакиров Р.Ф.; Лениногорск м.р.: "Төзекләндерү һәм Яшелләндерү" ҖЧҖ; Чирмешән м.р.: "Чирмешән районының коммуналь челтәрләре" ҖЧҖ; Чаллы шәһәре:
"Идел буе экологик компаниясе" ҖЧҖ). Үзгәрешләр каты коммуналь калдыкларны күмүгә һәм эшкәртүгә чик тарифларны Хөкүмәтнең 2018 елның 25 июлендәге 867 номерлы карарына туры китерү өчен яңадан карауга кагыла.

 

"Көнбатышка таба китүче җылылык челтәрләре" ҖЧҖнең җылылык энергиясен тапшыру буенча хезмәтләр  күрсәтүенә тарифлар кабул итүне икенче Идарә утырышында карарга кирәк дигән фикергә килделәр. Оешма Идарә утырышына кадәр документлар кертә ала. 

 

Шуннан соң "ЖК Парус НЧ" объектларын "Челныводоканал" ҖЧҖнең салкын су белән тәэмин итү һәм ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән челтәрләренә кушкан өчен түләүне билгеләделәр.

 

"Парус" торак комплексының А, Б, В, Г блокларын (магистраль челтәрләр), кушыла торган йөкләнешнең күләме 576,00  м3/тәүлек булып, "Челныводоканал" ҖЧҖнең  салкын су белән тәэмин итүнең  үзәкләштерелгән системасына кушкан өчен түләү  5 667 427,00 сум (НДСны исәпкә алмыйча) күләмендә билгеләнде.

Торак комплексның шул ук блокларын, кушыла торган йөкләнешнең күләме 576,00  м3/тәүлек булып, "Челныводоканал" ҖЧҖнең  ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән системасына кушуны 13 193 239,50 сум (НДСны исәпкә алмыйча) күләмендә билгеләделәр. 

"Парус" торак комплексының А блогын, кушыла торган йөкләнешнең күләме 87,2  м3/тәүлек булып, "Челныводоканал" ҖЧҖнең  салкын су белән тәэмин итүнең  үзәкләштерелгән системасына кушкан өчен түләү зурлыгын кабул ителде. Су белән тәэмин итү системасына кушкан өчен түләү дәрәҗәсе 545 692,00 сум (НДСны исәпкә алмыйча) күләмендә, ташландык суны чыгару системасына кушкан өчен  742 248,25 сум (НДСны исәпкә алмыйча)  күләмендә билгеләнде.

 

"Парус" торак комплексының Б блогын, кушыла торган йөкләнешнең күләме 130,4  м3/тәүлек булып, "Челныводоканал" ҖЧҖнең  салкын су белән тәэмин итүнең  үзәкләштерелгән системасына кушкан өчен түләүнең зурлыгы түбәндәге күләмнәрдә кабул ителде:  су белән тәэмин итү системасына кушкан өчен - 666 028,25 сум (НДСны исәпкә алмыйча), ташландык суны чыгару системасына кушкан өчен  339 862,00 сум (НДСны исәпкә алмыйча).

"Замелекесье НЧ» ҖЧҖ объекты ««Озеро" аз катлы торак төзелеше". Беренче җибәрү комплексы" “Челныводоканал» ҖЧҖ үзәкләштерелгән ташландык суларны агызу системасына тоташтыруга 12 967,00 сум күләмендә (өстәлгән бәягә салым исәпләмичә) түләү билгеләнде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International