Марат Зарипов Экспертлар советы утырышын үткәрде

2018 елның 9 октябре, сишәмбе

Бүген Дәүләт комитеты рәисе Марат Зарипов җылылык белән тәэмин итүче оешмаларның инвестиция программаларын карау буенча Экспертлар советы утырышын үткәрде.

Барлыгы 8 инвестиция программасы каралды. Шуларның дүртесе – тәүге тапкыр.

Беренче булып 2018 – 2022 елларга "Казэнерго" АҖ инвестиция программасына җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә 2018 ел чаралары өлешенә үзгәрешләр кертү проекты тикшерелде. Оешманың 2018 елга расланган инвестиция программасы 226 178,12 мең сум күләмендә финанслауны күз алдында тоткан иде. "Казэнерго" АҖ инвестпрограмманы финанслауны 380 056,17 мең сумга кадәр, шул исәптән технологик тоташтыру өчен түләү хисабына арттырырга тәкъдим итә.

2018 елда проект чараларын гамәлгә ашырудан гомуми еллык файда газ чыгымнарын 1 161,09 мең м3 ка киметү хисабына 18 720,76 мең сум күләмендә планлаштырылган.

Экспертлар советы әгъзалары 2018 – 2022 елларга "Казэнерго" АҖ инвестиция программасы проектын 2018 елга чаралар өлешендә кабул иттеләр, шул ук вакытта инвестиция эшчәнлеген киләчәктә җентекләбрәк планлаштыруның таләп ителүен билгеләп үттеләр.

 

Икенче мәсьәлә итеп 2016 – 2018 елларга "Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ инвестиция программасын 2018 ел чаралары өлешендә килештерделәр. Расланган инвестпрограмманы 2018 елга финанслау 15787,36 мең сум (НДСны исәпкә алмыйча) тәшкил итә иде, төзәтмәләр керткәннән соң 14 084,01 мең сум (НДСны исәпкә алмыйча) тәшкил итәчәк. Оешма  җылылык белән тәэмин итү объектларын реконструкцияләү чыгымнарын торглар нәтиҗәләреннән чыгып киметкән. 2018 елга инвестиция программасының газны сак тотуга юнәлтелгән чараларын гамәлгә ашырудан гомуми файда 179,74 мең м3.

 

2014 – 2018 елларга "Алабуга җылылык челтәрләре предприятиесе " АҖ инвестиция программасына 2018 ел чаралары өлешендә үзгәрешләр кертү проектын карадылар. 2018 ел чараларын финанслауга 22 305,0 мең сум (НДСны исәпкә алмыйча) планлаштырылган иде. Үзгәрешләр  кертү проекты 23 406,60  мең сумга (НДСны исәпкә алмыйча) үтәүне күз алдында тота.

Инвестиция программасына төзәтмәләр кертү җылылык челтәренең реконструкцияләнә торган өлеше составы үзгәрүгә, шулай ук энергия сервисы контракты төзелүгә бәйле.

Экспертлар советы әгъзалары инвестпрограмманың тәкъдим ителә торган проектын хупладылар.

 

"Зеленодольск җылылык челтәрләре предприятиесе" ААҖ инвестпрограммасы проектын килештерделәр. 2018 ел чараларын финанслауга 47 293,67 мең сум (НДСны исәпкә алмыйча) күләмендә сумма планлаштырылган иде. Төзәтмәләр керткәннән соң инвестиция программасы чараларын финанслау суммасы 56 360,91 мең сум (НДСны исәпкә алмыйча) тәшкил итте. Инвестиция программасына төзәтмәләр кертү җылылык челтәренең реконструкцияләнә торган өлеше составы үзгәрүгә, шулай ук энергия сервисы контракты төзелүгә бәйле.

 

"Тукай Җылылык Газ» ҖЧҖ,  "Индустриаль парк-Сервис" идарәче компаниясе" ҖЧҖ, "Саба МПП ЖКХ" АҖ һәм Алексеевск муниципаль районының "Инженерлык челтәрләре" ҖЧҖ  муниципаль мөлкәтне җылылык белән тәэмин итүче оешмаларга кулланышка бирү турында муниципаль берәмлекләр башкарма комитетлары белән концессион килешүләр төзеделәр.  Әлеге килешүләр нигезендә алар инвестиция программалар проектларын эшләгәннәр.

 

Концессион килешүләр һәм инвестиция программаларының тәкъдим ителгән проектлары котельняларны һәм аларга тоташкан җылылык челтәрләрен реконструкцияләүне күз алдында тота, нәтиҗәдә газ чыгымнары һәм электр энергиясе чыгымнары кимер дип көтелә.

Чаралар, аларны финанслау чыганаклары һәм гамәлгә ашыру сроклары кабул ителгән концессион килешүләргә ярашлы булганга күрә, Экспертлар советы әгъзалары инвестиция программалары проектларын раслауга тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International