Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте (Россия МкФХ) мәгълүмат ачу стандартлары буенча "Федераль җайга салучы орган - региональ җайга салучы органнар - җайга салу субъектлары" бердәм мәгълүмат-аналитика системасы" федераль дәүләт мәгълүмат системасында (алга таба - БМАС ФДМС) түбәндәге шаблоннар бирүгә гаризалар булдырды:
1) Җылылык белән тәэмин итү объектларын кулланылыштан чыгару һәм кулланучыларга җылылык энергиясен бирүне чикләү, туктату нигезләре турында мәгълүмат
FAS.JKH.OPEN.INFO.LIMIT.WARM (2018 елның 10 октябренә кадәр);
2) Коммуналь инфраструктура системаларына тоташтыруның техник мөмкинлекләре булу (булмау) турында, шулай ук коммуналь инфраструктура системаларына тоташтыру хакындагы гаризаларны теркәү һәм аларны гамәлгә ашыру барышы турында мәгълүмат (2018 елның 30 октябренә кадәр):
FAS.JKH.OPEN.INFO.QUARTER.WARM,
FAS.JKH.OPEN.INFO.QUARTER.GVS,
FAS.JKH.OPEN.INFO.QUARTER.HVS,
FAS.JKH.OPEN.INFO.QUARTER.VO.
3) Җайга салына торган оешма турында гомуми мәгълүмат (бер тапкыр):
FAS.JKH.OPEN.INFO.ORG.WARM,
FAS.JKH.OPEN.INFO.ORG.GVS,
FAS.JKH.OPEN.INFO.ORG.HVS,
FAS.JKH.OPEN.INFO.ORG.VO,
FAS.JKH.OPEN.INFO.ORG.TKO.
Мәгълүмат ачу стандартларында билгеләнгән срокларда Сездән түбәндәгеләр таләп ителә:
1) тутырылган шаблоннарны Монополиягә каршы федераль хезмәт исеменә катгый рәвештә БМАС ФДМС аша җибәрү ("МкФХ" тамгасы куелган гаризалар);
2) БМАС ФДМС аша Дәүләт комитетына мәгълүмат ачу турында хәбәрнамә җибәрү;
3) күрсәтелгән шаблоннарны Дәүләт комитеты исеменә катгый рәвештә БМАС ФДМС аша җибәрү ("Татарстан Республикасы" тамгасы куелган гаризалар буенча);