Рейтинг РИА агентлыгы ТКХ өчен халык чыгымнары өлеше буенча төбәкләр рейтингын бастырып чыгарды. Агентлык мәгълүматлары буенча, 2017 ел нәтиҗәләре буенча ТКХ өчен чыгымнарның иң аз өлеше Дагестан Республикасына туры килә. Биредә ул 5,6% тәшкил итә. Шулай ук Севастопольдә, Ингушетия Республикасында һәм Хакасия Республикасында да ТКХ өчен чыгымнар түбән. Санап үтелгән РФ субъектларында торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре күрсәтүгә уртача гаиләнең чыгымнары гомуми куллану чыгымнарының 7% нан артмый.
Татарстан Республикасы рейтингта 14 урында тора. Күрсәтелгән мәгълүматларга караганда, Татарстанда халыкның торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә чыгымнары гомуми куллану чыгымнарының 8,2% нан артмый. Агентлык мәгълүматлары буенча, Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә уртача гаиләнең чыгымнары аена 0,2 п.п. кимеп, аена 3556 сум тәшкил итә.
Рейтинг нигезендә, иң күп чыымнар Төньяк һәм Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә күзәтелә. Ямал-Ненец автономияле округында һәм Магадан өлкәсендә торак-коммуналь хезмәтләр өчен чыгымнарның иң зур өлеше күрсәтелгән. Биредә ул 15% тан артык тәшкил итә. РФ 37 субъектында яшәүчеләр үзләренең куллану чыгымнарының 10% ын ТКХ хезмәтләре өчен түләүгә юнәлдерәләр.
Шуны билгеләп үтәбез, 2018 елның 1 июленнән торак-коммуналь хезмәтләргә яңа тарифлар үз көченә керде. Дәүләт комитеты раслаган яңа тарифлар буенча коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең гомуми үсеше 4,2% тан артмый. Сүз дәүләт тарафыннан җайга салына торган торак-коммуналь хезмәтләр турында бара. Торак хезмәтләре өчен түләү күләмен йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышында яшәүчеләр үзләре билгели.