5 октябрьдә тоткарланган транспорт чараларын эвакуацияләүгә тарифлар үзгәрә: 2018 елда эвакуация өчен тариф 2272 сум тәшкил итәчәк, 2019 елда-2407,55 сум һәм 2020 елда-2494,22 сум.
Машинаны эвакуацияләргә өлгермәсәләр, төяү-бушату эшләрен генә – 662 сум (2018 елда) түләячәксез. 2019 елда бу эшләр сезгә 701,5 сум һәм 2020 елда 726,74 сум торачак.
Кабул ителгән тарифлар-озак вакытлы. 2016 елда федераль антимонополия хезмәте озак сроклы тарифны билгеләгәндә индексация ысулы кулланыла торган методиканы раслады. ТР Тарифлар буенча Дәүләт комитеты 2018 елга база тарифын гына билгели, ә алдагы елларда тариф җәмгыяти-икътисади үсеш фаразына нигезләнеп индексацияләнә. 2019 елга кулланучылар бәяләре индексы – 4,2%, 2020 елга-3,6% күләмендә фаразлана.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, җиңел автомобильне саклауның бер сәгате өчен тариф 14% ка киметелде һәм 52,46 сум тәшкил итәчәк (2018 елда). 2019 елда, индексацияне исәпкә алып, ул – 55,60 сум, 2020 елда 57,60 сум тәшкил итәчәк.
Әйтергә кирәк, гамәлдәге тарифлар 2014 елдан бирле үзгәрмәде. Тарифларның база дәрәҗәсен раслаганда Дәүләт комитеты хезмәт күрсәтү өчен чыннан да кирәкле икътисади нигезләнгән чыгымнарны гына кабул итте.
Кабул ителгән тарифлар белән тулырак биредә танышырга мөмкин.