Бүген дәүләт комитетының утырышлар залында Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең ВКС режимында килештерү киңәшмәсе узды. Фикер алышуның төп темасы-2019 елга Россия Федерациясе субъектлары буенча ЕЭС кысаларында электр энергиясен җитештерү һәм җибәрүнең җыелма фараз балансы параметрлары. Киңәшмәдә Дәүләт комитеты белгечләре, «Түбән Кама ТЭЦ» ҖЧҖ, «ТГК-16» ААҖ, «Татэнерго» АҖ, «Татэнергосбыт» АҖ, «Челтәр компаниясе» ААҖ һәм «СО ЕЭС» АҖ Филиалы вәкилләре катнашты.