Бүген Дәүләт комитеты идарәсенең чираттагы утырышы булды

2018 елның 14 сентябре, җомга

Утырышта "Генерирлау компаниясе" ҖЧҖ Казан ТЭЦ-1 филиалының электр энергиясен җитештерү объектларын "Электр челтәрләре компаниясе" ААҖ электр челтәрләренә технологик тоташтыру өчен түләү билгеләү турында" 2016 елның 23 сентябрендәге 6-74/тп номерлы Дәүләт комитеты карарына үзгәрешләр кертү хакындагы мәсьәлә буенча фикер алыштылар. Үзгәрешләр тоташтырыла торган электр энергиясен җитештерү объектларының исемнәрен төгәлләштерү өлешенә кертелә. Александр Шторм: тоташтырыла торган объектларның исемнәрен төгәлләштерү түләү зурлыгына йогынты ясамый, - дип белдерде. Идарә әгъзалары үзгәрешләр кертүне бертавыштан хуплады.

«ДОМКОР» ҖЧҖ объектын - «Чаллы шәһәренең п. ГЭС 23 нче районында М.Җәлил проспектында урнашкан, тышкы инженерлык челтәрләре булган, тоташтан-кушып төзелгән торак булмаган урыннары каралган һәм җир асты автомобиль кую урыннары булган күпкатлы торак йортлар.  Поз. 2 торак йорты"ын "Челныводоканал" ҖЧҖнең  салкын су белән тәэмин итүнең һәм ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән системасына кушкан өчен түләү зурлыгы билгеләнде. Кушыла торган йөкләнешнең күләме 75,4 м3/тәүлек булганда, салкын су белән тәэмин итү өчен үзәкләштерелгән системасына кушкан өчен түләү 202 709,50 сум тәшкил итте (НДСны исәпкә алмыйча), ташландык суны чыгару  өчен үзәкләштерелгән системасына кушканга түләү 1 172 442,00 сум күләмендә (НДСны исәпкә алмыйча) билгеләнде.

"Замелекесье" ҖЧҖ объектын – «Чаллы шәһәренең Замелекесье районындагы 22 нче микрорайонында урнашкан 22-10 торак йорты"н, кушыла торган йөкләнешнең күләме 214,2 м3/тәүлек булып, "Челныводоканал" ҖЧҖнең  салкын су белән тәэмин итүнең үзәкләштерелгән системасына кушкан өчен түләү зурлыгы 1 222 012,00 сум күләмендә билгеләнде. Килештерү комиссиясенең узган утырышында "Челныводоканал" ҖЧҖнең су белән тәэмин итү системаларын боҗралауның зарур булуын нигезли алмавы билгеләп үтелгән иде. Бүген исә "Челныводоканал" ҖЧҖ вәкиле кирәкле аңлатмалар бирде һәм бу эшләрне үткәрүнең зарур булуын норматив хокукый актларга сылтамалар ясап исбатлады. Төзүче вәкиле "Челныводоканал" ҖЧҖ фикере белән килеште һәм гариза материалларына проектант хатын беркетеп куйды, әлеге хатта карала торган йортны системага кушу өчен су белән тәэмин итү системасын боҗралау эшләрен үткәрүнең зарур булуы күрсәтелә.  Төзүче фикерен һәм күрсәтелгән хат кушымтасын, шулай ук янгын куркынычсызлыгы иминлеге кагыйдәләре җыелмасы таләпләрен исәпкә алып, объектны тоташтырган өчен түләү бәясенә су белән тәэмин итү системаларын боҗралау чараларын башкару чыгымнарын да кертү турында карарга килделәр.

Шуннан соң шул ук объектны "Челныводоканал" ҖЧҖнең ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән системаларына кушкан өчен түләү билгеләнде. Кушкан өчен түләүнең зурлыгы 852 417,00 сум (НДСны исәпкә алмыйча) тәшкил итәчәк дип билгеләде.

Иң соңгысы итеп "Челныводоканал" ҖЧҖнең эчәргә яраклы суга тарифларын Россия Федерациясе Югары Судының 2018 елның 23 августындагы 11-АПГ18-11 номерлы апелляция билгеләмәсенә туры китерү турындагы мәсьәләне карадылар. Дәүләт комитеты эчәргә яраклы суны җибәрү күләмен, "Челныводоканал" ҖЧҖ тарафыннан абонентларга җибәрелә торган су күләменең алдагы елга караганда 0,0069746 күләмдә үзгәрү темпын исәпкә алып, яңадан исәпләп чыгарды.

2018 елның 1 гыйнварыннан алып 2018 елның 30 июненә кадәр тарифлар үзгәрмәде. Алар халык өчен 20,44 сум/куб.м. (НДС белән), башка кулланучылар өчен -  17,32 сум/куб.м. (НДСны исәпкә алмыйча) күләмендә билгеләнде.

2018 елның 1 июленнән алып 2018 елның 22 августына кадәр тарифлар шулай ук үзгәрешсез калды: халык өчен 21,22 сум/куб.м. (НДС белән), башка кулланучылар өчен -  17,98 сум/куб.м. (НДСны исәпкә алмыйча) .  2018 елның 23 августыннан алып 2018 елның 31 декабренә кадәр, ягъни РФ Югары Суды карары үз көченә кергән вакыттан, тарифлар элек билгеләнгәненнән 2,4% ка артачак.  Халык өчен тарифның зурлыгы 21,72 сум/куб.м. (НДС белән), башка кулланучылар өчен -  18,41 сум/куб.м. (НДСны исәпкә алмыйча) булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International