Дәүләт комитеты РСК" ҖЧҖ нең эчә торган суны һәм калдык суларны транспортировкалауга чыгымнарын 3,1 млн.га киметте

2018 елның 7 сентябре, җомга

Бүген Идарә утырышында “РСК" ҖЧҖ тарафыннан Казан шәһәре М.Гафури урамындагы 1,2,5 нче торак йортлар һәм "Микрорайон М-14" торак комплексы кулланучылары өчен 2018 елга эчә торган суны һәм калдык суларны транспортировкалауга тарифлар кабул ителде.

Гариза бирүче эчә торган суны транпортировкалауга тарифны 38,61 сум/куб.м күләмендә һәм калдык суларны транпортировкалаугы - 40,34 сум/куб.м күләмендә билгеләргә тәкъдим иткән иде. Дәүләт комитеты тарифларны сизелерлек киметеп билгеләде:  калдык суларны транпортировкалауга - 22,70 сум/куб.м. һәм эчә торган суны  транспортировкалауга 17,85 сум/куб.м.

Тарифларны кабул иткәндә Дәүләт комитеты тарафыннан киметелгән чыгымнар суммасы – 3,1 млн. сум. Тәэминатчы бу чыгымнарны икътисадый яктан дәлилли, раслый алмады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International