Чираттагы Идарә утырышы булып узды

2018 елның 7 сентябре, җомга

Бүген Идарә утырышында кайнар суга һәм техник суга (химик яктан чистартылган), эчә торган суны һәм калдык суларны транспортировкалауга тарифлар һәм 2018-2020 елларда  тоткарланган транспорт чараларын күчерү һәм саклау өчен тарифлар кабул иттеләр.

Беренче булып 2018-2020 елларда  тоткарланган транспорт чараларын күчерү һәм саклау өчен тарифлар кабул иттеләр. Сонгы тапкыр бу тарифлар 2014 елда кабул ителгән иде. Кабул ителгән тарифлар, хәзерге көндә кулланылган тарифлар белән чагыштырганда, 13,3 % артачак, бу үткән елларда булган инфляция суммасыннан кимрәк. Тоткарланган транспорт чараларын саклау өчен кабул ителгән тарифлар, хәзерге көндә кулланылган тарифлар белән чагыштырганда, 14% кимрәк.

Карарның көчкә керү көненнән башлап, 2018 елда база итеп кабул ителгән тарифлар кулланылачак. Киләсе елларда база итеп кабул ителгән тариф җәмгыяви-икътисадый үсеш фаразларыннан чыгып индексацияләнәчәк.

Бер тоткарланган транспорт чарасын күчерү өчен база итеп кабул ителгән тарифның күләме – 1925,42 сум (НДСтан башка). Массасы 3,5 тоннадан артмаган бер тоткарланган транспорт чарасын саклау өчен база итеп кабул ителгән тарифның күләме хәзерге көндә кулланылган тарифтан 7,22 сумга түбәнрәк  һәм 44,46 сум (НДС тан башка) тәшкил итә.  Карарның көчкә керү көненнән башлап, 2018 елда түләү нәкъ шушы тарифлар исәбеннән алыначак.

 2019 елда кулланучылар бәясе индексы 4,2% күләмендә, 2020 елда – 3,6% күләмендә фаразлана. Моннан чыгып, 2019 елда бер тоткарланган транспорт чарасын күчерү өчен тариф 2006,29 сум (НДСтан башка), ә 2020 елда - 2078,52 сум (НДСтан башка) тәшкил итәчәк.

Аерым билгәләнгән тукталу урынында машиналарны саклау өчен түләү киметелде. Массасы 3,5 тоннадан артмаган бер тоткарланган транспорт чарасын саклау өчен кабул ителгән тарифның күләме 2019 елда – 46,33 сум (НДС тан башка), 2020 елда – 48,00 сум (НДСтан башка).

Икенче сорау итеп 2018 елга  "Алабуга" Сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ" АҖ (алга таба - "Алабуга" МИЗ" АҖ) тарафыннан Алабуга шәһәре кулланучыларына китерелә торган кайнар суга тарифлар кабул иттеләр.

Әлеге тариф ике компоненттан тора - салкын су һәм җылылык энергиясе. 2017 елның декабрендә Дәүләт комитеты әлеге оешма өчен 2018 елга эчә торган суга (29,63 сум/куб.м) һәм җылылык энергиясенә (1774,98 сум/Гкал) тарифларны билгеләгән иде. Дәүләт комитеты тиешле компонентлар өчен алдан ук расланган тарифлардан чыгып билгеләнгән тарифларны кабул итте.

 Шулай ук “РСК" ҖЧҖ тарафыннан Казан шәһәре М.Гафури урамындагы 1,2,5 нче торак йортлар һәм "Микрорайон М-14" торак комплексы кулланучылары өчен 2018 елга эчә торган суны транспортировкалауга тарифлар кабул ителде. Тарифның күләме -   17,85 сум/куб.м.

Утырышта "РСК" ҖЧҖ тарафыннан Казан шәһәре М.Гафури урамындагы 1,2,5 нче торак йортлар һәм "Микрорайон М-14" торак комплексы кулланучылары өчен 2018 елга калдык суларны транспортировкалауга тарифларны 22,70 сум/куб.м  күләмендә кабул итте. Оешма тәкъдиме кабул ителгәннән шактый югары - 40,34 сум/куб.м. иде.

Бу оешма өчен тарифларны кабул иткәндә Дәүләт комитеты тарафыннан киметелгән чыгымнар суммасы – 3,1 млн. сум.

Утырышта иң соңгы булып "Түбән Кама Нефтехим" ГАҖ өчен 2018 елга техник суга (химик яктан чистартылган) тарифлар билгеләнде. Өстәмә кертелгән документларны тикшергәннән соң кабул ителгән тариф күләме – 44,15 сум/куб.м. "Түбән Кама Нефтехим" ГАҖ бу хезмәтне халыкка түгел, бары тик сәнәгать оешмаларына гына күрсәтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International