Дәүләт комитетында Л.Н. Толстойны искә алу көннәре үткәрелә

2018 елның 7 сентябре, җомга

2018 елның 27 августыннан башлап Дәүләт комитетында “Л.Н. Толстойны искә алу көннәре” үткәрелә. Бу чаралар бөек язучының тууына 190 ел тулу һәм Татарстанда Л. Толстой елы үткәрү кысаларында алып барыла.

Бүген Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Л.Толстой исемендәге скверда урнашкан язучының бюсты каршында искә алу чарасы үткәрделәр. Анда кадрлар идарәсе җитәкчесе Тамара Александровна Толстая сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Ул бөек язучының кыскача биографиясе белән таныштырды һәм аның тормышында Казан чорының зур урын алып торуы турында әйтеп китте.

Язучының тормыш юлы белән тулырак Дәүләт комитетеның фойесындагы стендларда танышырга була.

Шулай ук, Дәүләт комитетында бөек язучыга һәм туган як темаларына багышланган балалар рәсемнәре конкурсы утә.  Рәсемнәр әле кабул ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International