Россия ФМХ башлыгы Игорь Артемьев идарә тармагының 2019 елда коммуналь хезмәтләр өчен тарифларны ике тапкыр индексацияләү турындагы Икътисадый үсеш министрлыгы тәкъдимен хупламавы хакында хәбәр итте. Икътисадый үсеш министрлыгы НДСның 2 % артуын исәптә тотып, тарифларны индексацияләүне ике этапта үткәрергә тели: 1 гыйнварда – 1,7%ка, 1 июльдә – 2,4%ка.
ФМХ тарифларны 1,7% индексацияләүне бары тик тарифлар “эталон”нан түбән булган регионнарда гына үткәрергә риза, дип белдерде Артемьев.