Александр Штром: “Гариза тапшыручының ризалык бирмәве тарифларны күтәрү өчен нигез була алмый”

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Кайнар суга һәмтехник суга (химик яктан чистартылган), эчә торган суны һәм калдык суларны транспортировкалауга тарифларның фаразланган дәрәҗәсен  бүген Килештерү комиссиясе утырышында тикшерделәр.

Утырышны Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром алып барды. Утырышта ТР Төзелеш министрлыгы һәм ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы вәкилләре, һәм шулай ук "Түбән Кама Нефтехим" ГАҖ вәкилләре катнашты.

Беренче булып, 2018 елга  "Алабуга" Сәнәгать-җитештерү тибындагы МИЗ" АҖ (алга таба - "Алабуга" МИЗ" АҖ) тарафыннан Алабуга шәһәре кулланучыларына китерелә торган кайнар суга тарифларның фаразланган дәрәҗәсе буенча фикер алышулар үтте.

Әлеге тариф ике компоненттан тора - салкын су һәм җылылык энергиясе. 2017 елның декабрендә Дәүләт комитеты әлеге оешма өчен 2018 елга эчә торган суга (29,63 сум/куб.м) һәм җылылык энергиясенә (1774,98 сум/Гкал) тарифларны билгеләгән иде. Дәүләт комитеты тиешле компонентлар өчен алдан ук расланган тарифлардан чыгып билгеләнгән тарифларны кабул итәргә тәкъдим итте.

"Алабуга" МИЗ" АҖ вәкилләре Дәүләт комитеты тарафыннан тәкъдим ителгән тарифлар дәрәҗәсен килештерделәр.

Икенче булып, "РСК" ҖЧҖ тарафыннан Казан шәһәре М.Гафури урамындагы 1,2,5 нче торак йортлар һәм "Микрорайон М-14" торак комплексы кулланучылары өчен 2018 елга эчә торган суны транспортировкалауга тарифларның фаразланган дәрәҗәсен тикшерделәр.

Гариза бирүче тарифны 38,61 сум/куб.м күләмендә билгеләүне сорады. Тапшырылган документларны анализлаганнан соң һәм чыгымнарны бәяләгәннән соң, Дәүләт комитеты, икътисадый яктан дәлилләнмәү сәбәпле,  оешманың 1,7 млн сумлык чыгымнарын кабул итмәде.

Шуңа күрә  эчә торган суны транспортировкалау өчен Дәүләт комитеты тарафыннан тәкъдим ителгән тариф, оешма тарафыннан тәкъдим ителгәнгә караганда, 2 тапкырдан артыкка кимрәк һәм  бер кубометрга 17,85 сумны тәшкил итә.

Алга таба утырышта "РСК" ҖЧҖ тарафыннан Казан шәһәре М.Гафури урамындагы 1,2,5 нче торак йортлар һәм "Микрорайон М-14" торак комплексы кулланучылары өчен 2018 елга калдык суларны транспортировкалауга тарифларның фаразланган дәрәҗәсен тикшерделәр.

Дәүләт комитеты тарифны 22,70 сум/куб.м  күләмендә тәкъдим итә, ә гариза тапшыручыныкы шактый югары - 40,34 сум/куб.м. Оешма Дәүләт комитеты тәкъдим иткән тариф белән килеште.

Дәүләт комитетының  тәэминатчыларның икътисадый яктан дәлилләнгән, расланган чыгымнарын гына кабул итүе нәтиҗәсендә тарифлардан 1,4 млн сумны алып ташларга мөмкин булды.

Утырышта иң соңгы булып "Түбән Кама Нефтехим" ГАҖ өчен 2018 елга техник суга (химик яктан чистартылган) тарифлар билгеләү мәсьәләсе каралды.

Элегрәк Килештерү комиссиясе утырышында  "Түбән Кама Нефтехим" ГАҖ өчен  техник суга тарифларның фаразланган дәрәҗәсе тикшерелгән иде, ләкин ул вакытта гариза тапшыручы Дәүләт комитеты тарафыннан тәкъдим ителгән тариф белән килешмәгән һәм гаризасын кире алган иде.

Яңадан кертелгән гаризаны һәм өстәмә рәвештә тапшырылган документларны өйрәнгәннән соң, Дәүләт комитеты "Түбән Кама Нефтехим" ГАҖ өчен  техник яктан чистартылган суга тарифны бер кубометрына 36,41 сум күләмендә билгеләргә тәкъдим итте. Оешма сораган тариф -  52,69 сум/куб.м күләмендә.

Гариза тапшыручы тәкъдим ителгән тариф дәрәҗәсе белән килешмәде. Оешма вәкилләре тәкъдим ителгән тариф дәрәҗәсе суны химик яктан чистартуга киткән чыгымнарны капламый дип белдерделәр.

"Гариза тапшыручының ризалык бирмәве тарифларны күтәрү өчен нигез була алмый. Бары тик тулысынча дәлилләнгән, кулланучы өчен чыннан да кирәкле чыгымнар гына тарифларны күтәрү өчен  нигез булып тора ала", - дип белдерде Александр Штром.

Килештерү комиссиясе - карар кабул итүнең соңгы этабы түгел. Гариза бирүченең өстәмә рәвештә үз позициясен нигезли торган документлар китерү мөмкинлеге бар. Бу очракта тарифның фаразланган дәрәҗәсе үзгәртелергә мөмкин.

Югарыда аталган мәсьәләләр буенча барлык карарлар Дәүләт комитеты Идарәсенең 7 сентябрь көнне узачак утырышында кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International