Татарстан Президенты һәм Россия ФМХ башлыгы Хезмәттәшлек турында килештеләр

2018 елның 3 сентябре, дүшәмбе

1 сентябрдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия ФМХ башлыгы Игорь Артемьев Татарстан белән Россия Федераль монополиягә каршы хезмәте арасында Хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар.    

«Конкуренцияне үстерү буенча дәүләт сәясәтенең төп юнәлешләре турында» Россия Президентының № 618 Указын икътисадның төрле тармакларында үтәү һәм субъектларда конкуренцияне үстерү стандартын гамәлгә ашыру, 2018-2020 елларга илдә Конкуренцияне үстерү буенча илкүләм кабул ителгән планны үтәү, икътисадның төрле тармакларында  конкуренцияне үстерү буенча «юл карта»сын тормышка ашыру бу килешүнең нигезе булып тора.

Очрашу барышында яклар монополиягә каршы органнар эшчәнлегенең   оператив мәсьәләләре, Россиянең монополиягә каршы законнарын камилләштерү, ФМХнең Казандагы уку-методика үзәге эше һәм конкуренция турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International