Александр Штром чираттагы Идарә утырышын үткәрде

2018 елның 24 августы, җомга

Бүгенге Идарә утырышында Арча шәһәрендә һәм шәһәр янында пассажирлар ташуга тарифларның, һәм шулай ук объектларны үзәкләштерелгән челтәрләргә тоташтыру өчен түләү дәрәҗәләре турында карарлар кабул ителде.

Мотор ягулыгына бәяләрнең артуын һәм инфляцияне исәпкә алып, Арча шәһәрендә транспортта йөрү бәясе 1 сумга арттырылды һәм 18 сум тәшкиль итәчәк. Кабул ителгән тариф оешма тәкъдименнән 2 сумга әзрәк. Бу Дәүләт комитеты тарафыннан кертелгән чыгымнарны тикшерү һәм икътисадый  яктан нигезләнмәгән чыгымнарны кабул итмәү аркасында киметелде.

Шул ук вакытта, күп кулланышлы (50 тапкыр утыруга) билет белән түләгәндә, транспортта йөрү бәясен элеккеге дәрәҗәдә - бер тапкыр утыру өчен 15 сум итеп калдырдылар.

Дәүләт комитеты кертелгән документларны тикшергәннән соң, Арча муниципаль районында шәһәр яны транспортында йөрү өчен тарифны  2,10 сум/пасс.км итеп кабул итте.Соңгы мәртәбә бу тарифлар 6 ел элек – 2012 елда каралган иде.

Шулай ук "ТРИО ГРУПП" Идарәче компаниясе" ҖЧҖнең  һәм "Уңайлы торак" Торак төзелеше компаниясе" ҖЧҖнең энергия кабул итүче җайланмаларын "КАМАЗ-Энерго" ҖЧҖ электр челтәрләренә тоташтыру өчен түләүләрне; "КМТБ" АҖнең электр энергиясен җитештерүче объектларының "Челтәр компаниясе" ҖЧҖнең электр челтәрләренә технологик кушылуы өчен түләүләрне билгеләделәр. 

2018 елга салкын су белән тәэмин итүнең  үзәкләштерелгән системасына кушылу буенча "Интеграция" Чиктәш челтәр компаниясе" ҖЧҖ тапшырган документларны анализлаганнан соң, Дәүләт комитеты оешма тарафыннан  куелган бәяне 90%ка киметеп билгеләде.

Дәүләт комитеты "Интеграция" Чиктәш челтәр компаниясе" ҖЧҖ тарафыннан тапшырылган исәп-хисапларны карады һәм гариза бирүченең 2018 елга калдык суларны чыгаруның үзәкләштерелгән системасына тоташуына киткән чыгымнарының икътисадый яктан нигезләнгәнлегенә бәя бирүне үткәрде. Бәяләү нәтиҗәләре буенча, гариза бирүче тәкъдим иткән түләү дәрәҗәсе 60%ка киметелде.

Казан шәһәре Новаторлар урамындагы 8б нчы торак  йортны "Водоканал" МУПнең салкын су белән тәэмин итүнең һәм калдык суларны чыгаруның үзәкләштерелгән системаларына тоташтырган өчен түләүләрне билгеләделәр.

Шулай ук ИП Сабирова М.А. "Автомойка" объектының, 21-15 күпкатлы торак йортның А,Б,В блокларының ("Камаинвестстрой" ҖЧҖ объекты), 64-01, 64-02, 64-03, 64-04 күпкатлы торак йортларының ("Берег" Төзелеш компаниясе" ҖЧҖ объекты)  "Челныводоканал"  ҖЧҖнең салкын су белән тәэмин итүнең һәм калдык суларны чыгаруның үзәкләштерелгән системаларына кушылуы өчен түләүләр билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International