Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булып узды

2018 елның 22 августы, чәршәмбе


 

Арча шәһәрендә һәм шәһәр янында пассажирлар ташуга тарифларның, һәм шулай ук объектларны үзәкләштерелгән челтәрләргә тоташтыру өчен түләүнең фаразланган дәрәҗәләре турында бүген Дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Штром рәислегендә үткән утырышта фикер алыштылар.

"Арча АТП" ҖЧҖ Арча шәһәрендә транспортта йөрү бәясен бер тапкыр утыру өчен 20 сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте. Соңгы мәртәбә тарифлар 2017 елда каралган һәм бүгенге көндә бер тапкыр утыру өчен түләү 17 сумны тәшкил итә.

Тапшырылган материалларны өйрәнгәннән соң, Дәүләт комитеты оешманың бары тик икътисадый яктан нигезләнгән чыгымнарын гына кабул итте. Дәүләт комитеты белгече түләүнең тәкъдим ителгән дәрәҗәсе - акчалата түләгәндә 18 сум булачагын белдерде. Шул ук вакытта, күп кулланышлы (50 тапкыр утыруга) билет белән түләгәндә, транспортта йөрү бәясен элеккеге дәрәҗәдә - бер тапкыр утыру өчен 15 сум итеп калдырдылар. Тарифларны яңадан тикшерү мотор ягулыгына бәяләрнең артуына һәм инфляциягә бәйле.

Дәүләт комитеты тәкъдим иткән бәяләр пассажирларны ташучы, ТР Транспорт министрлыгы һәм Арча муниципаль районы башкарма комитеты арасында үзара килештерелде.

Арча муниципаль районында шәһәр яны транспортында йөрү өчен түләүләр соңгы мәртәбә 2012 елда каралган. Бүгенге көндә ул 1,95 сум/пасс. км ны тәшкил итә. Тәкъдим белән чыгучы түләүне 2,34 сум/ пасс.км га үзгәртергә теләк белдерде. Тапшырылган материалларны анализлаганнан соң, Дәүләт комитеты тарифны 2,10 сум/пасс.км га үзгәртергә тәкъдим итте.  Пассажирларны ташучы, ТР Транспорт министрлыгы һәм Арча муниципаль районы башкарма комитеты вәкилләре тәкъдим ителгән түләү дәрәҗәсе белән килештеләр. 

Шулай ук "ТРИО ГРУПП" Идарәче компаниясе" ҖЧҖнең  һәм "Уңайлы торак" Торак төзелеше компаниясе" ҖЧҖнең энергия кабул итүче җайланмаларын "КАМАЗ-Энерго" ҖЧҖ электр челтәрләренә тоташтыру өчен түләүләрне килештерделәр. 

"КМТБ" АҖнең электр энергиясен җитештерүче объектларының "Челтәр компаниясе" ҖЧҖнең электр челтәрләренә технологик кушылуы өчен түләүләрне килештерү турындагы сорау каралды.

"КМТБ" АҖ вәкилләре Килештерү комиссиясенә куәте 20 МВт ка кадәр булган объектның үз ихтыяҗлары өчен төзелгән булуын аңлатты. Ул оешманың энергиягә булган ихтыяҗын җәен - 100%ка, кышын 80%ка канәгатьләндерергә мөмкинлек бирә.  Ял көннәрендә оешма  энергияне минималь дәрәҗәдә куллана, шуңа күрә алар артыгын ваклап сату базарына чыгарырга телиләр.

2018 елга салкын су белән тәэмин итүнең  үзәкләштерелгән системасына кушылу буенча "Интеграция" Чиктәш челтәр компаниясе" ҖЧҖ тапшырган документларны анализлаганнан соң, Дәүләт комитеты оешма тарафыннан  куелган бәяне 90%ка киметеп билгеләргә тәкъдим итте.

Дәүләт комитеты "Интеграция" Чиктәш челтәр компаниясе" ҖЧҖ тарафыннан тапшырылган исәп-хисапларны карады һәм гариза бирүченең 2018 елга калдык суларны чыгаруның үзәкләштерелгән системасына тоташуына киткән чыгымнарының икътисадый яктан нигезләнгәнлегенә бәя бирүне үткәрде. Бәяләү нәтиҗәләре буенча, гариза бирүче тәкъдим иткән түләү дәрәҗәсе 60%ка киметелде.

Казан шәһәре Новаторлар урамындагы 8б торак  йортны "Водоканал" МУПнең салкын су белән тәэмин итүнең һәм калдык суларны чыгаруның үзәкләштерелгән системаларына тоташтырган өчен түләүләрне килештерделәр.

Шулай ук ИП Сабирова М.А. "Автомойка" объектының, 21-15 күпкатлы торак йортның А,Б,В блокларының ("Камаинвестстрой" ҖЧҖ объекты), 64-01, 64-02, 64-03, 64-04 күпкатлы торак йортларының ("Берег" Төзелеш компаниясе" ҖЧҖ объекты)  "Челныводоканал"  ҖЧҖнең салкын су белән тәэмин итүнең һәм калдык суларны чыгаруның үзәкләштерелгән системаларына кушылуы өчен түләү килештерелде.

Барлык сораулар да  Дәүләт комитеты Идарәсе утырышында каралуга юлланды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International