Дәүләт комитеты белгечләре төбәкара видеоконференциядә катнаштылар

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт комитеты һәм Санкт-Петербург, Псков, Вологодск һәм Архангельск төбәкләренең тарифларны дәүләти җайга салу органнары белгечләре су белән тәэмин итү, җылылык белән тәэмин итү, технологик тоташтыру, концессия килешүләре һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү хакындагы сораулар турында видеоконференциядә фикер алыштылар.

Белгечләр идарә тармагы каршында торган катлаулы мәсьәләләрне чишү тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, каты коммуналь калдыкларның әйләнешен җайга салучы яңа система кысаларында тарифлар билгеләүдә килеп чыккан сораулар һәм тарифлар билгеләү хакында законнарны камилләштерүгә юнәлтелгән тәкъдимнәр турында фикер алыштылар.

Конференция Татарстан Республикасы һәм Санкт-Петербург хөкүмәтләре арасында 2018-2022 елларда сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек хакында килешү кысаларында үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International