2018 елның I яртыеллыгындагы эш йомгаклары буенча оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау мәсьәләсе буенча мәгълүмат һәм тиешле материалларны тапшыру зарурлыгы турында
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2018 елның I яртыеллыгындагы эш йомгаклары буенча су белән тәэмин итү, калдык суларны чыгару, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясен тапшыру сфераларында көйләнелә торган хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләрен анализлау мәсьәләсе буенча мәгълүмат һәм тиешле материалларны билгеләнгән срокларда тапшырырга кирәклеге турында хәбәр итә.
Тутыру өчен кирәкле исәп-хисап формалары «ЕИАС» федераль дәүләт мәгълүмат системасы аша җибәрелде, шулай ук Дәүләт комитеты сайтындагы «Документлар», «Җайга салына торган оешмаларга» бүлекләренә («Коммуналь комплекс оешмалары», «Электр һәм җылылык энергетикасы» бүлекчәләренә) урнаштырылган.
Хисап тапшыру срогы: 24.08.2018.
Мәгълүмати хат: 13.08.2018 № 3-27/2361