Дәүләт комитетының чираттагы Идарә утырышы үткәрелде

2018 елның 3 августы, җомга

Бүген Дәүләт комитетының утырышлар залында чираттагы Идарә утырышы булып узды. Утырышта түбәндәге карарлар кабул ителде.

Әлмәт шәһәренең муниципаль маршрутлары буенча җәмәгать транспорты белән даими рәвештә пассажирлар йөртүгә иң чик максималь тарифлар билгеләнде:

1 тапкыр йөрү өчен кулдан түләү - 22 сум;

1 тапкыр йөрү өчен электрон транспорт картасы белән түләү-20 сум;

 озак файдаланудагы (50 сәфәрлек) билет белән түләү очракларында бер сәфәрлек йөрү бәясе - 15 сум.

"Әлмәт пассажир автотранспортының җитештерү берләшмәсе" АҖ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган шәһәр яны арасында Әлмәт муниципаль районында даими рәвештә пассажирлар  ташуга иң зур чик тарифлары 2,3 сум/пасс.-км күләмендә билгеләнде.

"Нижнекамскнефтехим" ҖАҖ өчен суларны чистартуга (механик) 2018 елга тариф 4,77 сум/м3 (НДСтан башка) күләмендә кабул ителде. Бу тариф өстәмә тапшырылган агымдагы ремонт үткәрүгә чыгымнарны  икътисадый нигезләгән документларны исәпкә алып куелды.  

Оешма соравы буенча, "Нижнекамскнефтехим" ҖАҖ өчен техник суга (химия кулланып чистартылган) тарифны кабул итү икенче Идарә утырышы каралуына калдырылды.

Идарә утырышына юнәлткәнчегә кадәр, һәрбер сорау Килештерү комиссиясенең утырышында каралды.

Кабул ителгән карарлар Татарстан Республикасы хокукый мәгълүматының рәсми порталында басылып чыккан көненнән соң 10 көн узгач үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International