Александр Штром Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышын үткәрде

2018 елның 31 июле, сишәмбе

Бүген, 31 июль көнне, Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы Дәуләт комитеты рәисе беренче урынбасары Александр Штром рәислегендә узды.

Утырышның эшендә Дәуләт комитеты белгечләре, ТР Транспорт министрлыгы, Әлмәт муниципаль  районы башкарма комитеты һәм оешмаларының вәкилләре катнашты.

Беренче итеп, Әлмәт шәһәренең муниципаль маршрутлары буенча җәмәгать транспорты белән даими рәвештә пассажирлар йөртүенә иң чик максималь тарифларын килештерү мәсьәләсе буенча фикер алышынды.

Тарифларның яңадан каралуы, ягулык-майлау материаллары чыгымнарының артуы һәм күчмә составның, юл һәм энергохуҗалыкның эш халәтендә торгызылуына бәйле.

Тарифлар эше буенча Дәүләт комитетының вәкаләтле белгечләре тәкъдим ителгән документларны өйрәнгәннән соң оешмалар тарафыннан игълан ителгән 65,9 млн.сум күләмендә нигезсез чыгымны  төшереп калдырырга тәкъдим итә. Тарифларның фаразланган дәрәҗәсе раслануы очрагында, йөрү өчен кулдан түләү 22 сум тәшкил итәчәк; электрон транспорт картасы белән түләү-20 сум. Шул ук вакытта, Дәүләт комитеты  озак файдаланудагы 50 сәфәрлек билет белән түләү очракларында бер сәфәрлек йөрү бәясен 15 сум күләмендә калдырды.

 ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы белән Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты тәкъдим ителгән тарифлар дәрәҗәсен килештерде.  Шул ук вакытта, Башкарма комитеты вәкиле хәбәр иткәнчә, пассажирлар агымы ел саен 5%ка кими, һәм хәтта бәяне тәкъдим ителгән дәрәҗәгә күтәрүне исәпкә алган очракта да оешмаларның эшчәнлеген зыян күрмәс дәрәҗәгә китерү өчен Әлмәт муниципаль районы бюджетыннан субсидияләр җәлеп итү кирәк булыр.

Оешма вәкилләре тәкъдим ителгән тарифлар дәрәҗәсе белән килеште, әлеге мәсьәлә Идарә утырышы каравына кертелде.

Икенче мәсьәлә, "Әлмәт пассажир автотранспортының җитештерү берләшмәсе" АҖ тарафыннан гамәлгә ашырыла торган шәһәр яны арасында Әлмәт муниципаль районында даими рәвештә пассажирлар  ташуга иң зур чик тарифларны килештерү буенча фикер алышынды. 

Ташучы иң зур чик тарифны 2,2 сум/пасс.-км-дан 4,02 сум/пасс.-км.га кадәр арттырырга тәкъдим итте. Дәүләт комитеты тәкъдим ителгән барлык материалларны өйрәнгәннән соң шәһәр яны арасында ташу тарифын 2,20 сумнан 2,30 сумга кадәр күтәрүне тәкъдим итә. Мөрәҗәгать итүче тәкъдим иткән артыш дәрәҗәсенең раслануы очрагында тарифларның артуы 82,7%, Дәүләт комитеты тәкъдим иткән артыш дәрәҗәсе раслануы очрагында 4,5 % тәшкил итәр иде. Оешманың Дәүләт комитеты тарафыннан кыскартылган нигезсез чыгымнарының күләме 16,8 млн. сум тәшкил итә.

Оешма, Башкарма комитеты һәм Транспорт министрлыгы вәкилләре тәкъдим ителгән артыш дәрәҗәсе белән килеште, мәсьәлә Идарә утырышы каралуына юнәлдерелде.

Чираттагы мәсьәлә булып "Нижнекамскнефтехим" ҖАҖ өчен техник суга (химия кулланып чистартылган) һәм суларны чистартуга (механик) 2018 елга тарифларны килештерү каралды.

"Нижнекамскнефтехим" ҖАҖ вәкилләре Дәүләт комитеты тәкъдим иткән тарифлар дәрәҗәсе белән килешмәделәр.

Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Лилия Борисова тәкъдим ителгән тарифлар эшендә агымдагы һәм капиталь ремонт үткәрү өчен икътисадый нигезләнгән чыгымнарның булмавын искәртте, шул сәбәпле әлеге чыгымнар тарифлар дәрәҗәсенә кермәде.  "Нижнекамскнефтехим" ҖАҖ өчен 2018 елга суларны чистартуга (механик) тарифларның фараз дәрәҗәсе 4,26 сум/м3 күләмендә, техник суга (химия кулланып чистартылган)- 32,33 сум/м3 күләмендә тәкъдим ителде.

 Нигезләү документларының өстәмә тапшырылуы очрагында (тикшерү актлары, дефектлар ведомосте, җайга салына торган эшчәнлек төрләренең бүленүен исәпкә алып эш сметасы), Идарә утырышында каралырга юнәлтелгән тарифларның фараз дәрәҗәсе үзгәртеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International