Татарстан Республикасында дару препаратларны күмәрләп һәм ваклап сатуны гамәлгә ашыручы предприятиеләрнең, оешмаларның җитәкчеләре һәм индивидуаль эшкуарлар игътибарына

2018 елның 25 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2018 елның 25 июлендәге "Сәүдә залларында мәгълүмат урнаштыру турында" 1-28/2197 номерлы хаты белән яшәү өчен кирәкле һәм мөһим дару препаратлар (алга таба – ЯКМДП)  исемлегенә кертелгән, ул ел саен Россия Федерациясе Хөкүмәте күрсәтмәсе белән раслана, дару препаратларның бәясен Россия Федерациясе территориясендә дәүләт тарафыннан җайга салуны гамәлгә ашыру үзенчәлекләре турында  даруханә оешмаларның кулланучыларга дөрес һәм үз вакытында мәгълүмат бирергә  тиеш булулары хакында хәбәр итә.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2010 елның 29 октябрендәге 865 номерлы карары нигезендә оешмалар әлеге мәгълүматны сәүдә залларына кулланучылар күрә алырлык рәвештә урнаштырырга һәм http://minzdrav.tatar.ru сайтындагы "Даруларга бәяләр" бүлегендә яңалыклар булган саен аны яңартып торырга тиеш. Сәүдә залында шулай ук дару чараларына бәя кую өлкәсендә тикшереп торучы органнарның телефоннары турында мәгълүмат урнаштырылган булырга тиеш (Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы 236-13-15, Россия Сәламәтлек саклау күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе – 292-54-37, Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты – 221-82-51).

Моннан тыш, кулланучыларга тикшереп торучы органнарга мөрәҗәгать итәр алдыннан һәм гражданның ЯКМДП бәяләрен ваклап сатуның http://grls.rosminzdrav.ru/, http://minzdrav.tatar.ru сайтында "Даруларга бәяләр" бүлегендә йә даруханә оешмаларда урнаштырылган чик бәяләре белән мөстәкыйль рәвештә чагыштырып карау мөмкинлеге булуы турында мәгълүмат бирергә кирәк.

Нинди дә булса сораулар туган очракта даруханә хезмәткәрләре ЯКМДПга ваклап сату бәяләрен кую тәртибе буенча тулы мәгълүмат бирергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International