Дәүләт комитеты Рәисенең урынбасары Лилия Борисова чираттагы эшлекле киңәшмә үткәрде

2018 елның 24 июле, сишәмбе

23 июль көнне Дәүләт комитетеның утырышлар залында Алабуга шәһәрендә энергоцентр төзү турында чираттагы эшлекле киңәшмә булып узды. Аны Дәүләт комитеты Рәисе урынбасары Лилия Борисова уткәрде.

Киңәшмәдә Дәүләт комитеты белгечләре, “КЭР-Холдинг” АҖ һәм Алабуга муниципаль районының вәкилләре катнашты.

Киңәшмә барышында катнашучылар Алабуга шәһәрендә энергоцентр төзүгә инвестицияләрне кире кайтару һәм Алабуга шәһәре халкын җылылык белән тәэмин итү тарифы фаразлары турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International