Буген Дәүләт комитетында Идарә утырышы уткәрелде

2018 елның 20 июле, җомга

Бүген Дәүләт комитеты Рәисенең беренче урынбасары Александр Штром чираттагы Идарә утрышын үткәрде.

 “Биектау коммуналь челтәрләре” АҖнә Чернышевский авыл җирлегендә су чыгаруга тариф билгеләү турындагы сорауны беренче булып карадылар. Бу оешмага тариф билгеләү алдыннан бик зур эшләр эшләнде – бу сорау буенча Килештерү комиссиясе әгъзалары һәм оешма вәкилләре катнашында фикер алышынды, 13 июльдә булган Идарә утырышында каралды. Үткән Идарә утырышында су чыгару өлкәсендәге специалистлар белән фикерләшү һәм Дәүләт комитетының вәкаләтле белгечләренә яңа төзелгән объектны барып карау кирәк дигән фикергә килделәр.

Объектны караганнан һәм икътисади яктан нигезләнгән чыгымнарны тикшергәннән соң, “Биектау коммуналь челтәрләре” АҖнә су чыгаруга тариф түбәндәгечә билгеләнде: Чернышевский авыл җирлегенең торак секторындагы кулланучыларга -  42,07 руб/м3(НДС белән); башка кулланучыларга- 35,65  руб/м3(НДСтан башка). Дәүләт комитеты оешма сораганнан 6 тапкырга кимрәк булган  тариф кабул итте.

Шулай ук Дәүләт комитетының 2018 елның 16 мартында кабул ителгән 10-4/кс “Эчә торган суга һәм су чыгаруга тарифлар билгеләү турындагы” карарына үзгәрешләр кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International