Дәүләт комитеты республика мәнфәгатьләрен яклады

2018 елның 17 июле, сишәмбе

Унберенче арбитраж апелляция суды Дәүләт комитетының “Башкирская сетевая компания” ачык акционерлык җәмгыяте (алга таба – “БСК” ААҖ) таләбен кире кагу турындагы карарының законлы һәм нигезләнгән булуын раслады.

“БСК” ААҖ Башкортостан республикасында урнашкан электр челтәрләрен тәртиптә тотуга киткән чыгымнарны һәм технологик югалтуларны Татарстан Республикасы кулланучыларына билгеләмәкче иде.

Оешма безнең карар белән риза булмыйча, Татарстан Республикасы арбитраж судына шикаять бирде. Унберенче арбитраж апелляция суды беренче инстанция кабул иткән карарны гамәлдән чыгарды.

Бу карар республика халкы һәм кулланучылары өчен бик мөһим, чөнки “БСК” ААҖ таләпләре хәзерге тарифларның сизелерлек үсүенә китерер иде. Якынча исәпләр буенча, электр энегиясе тапшыруга тарифлар 10% ка кадәр күтәрелер иде.

Без республика мәнфәгатьләрен яклый алганлыгыбыз белән канәгать.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International