Федерация Советы "Җылылык белән тәэмин итү турында" Федераль законга һәм Административ хокук бозулар турында РФ кодексына үзгәрешләрне хуплады

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

Федерация Советы җылылык белән тәэмин итү схемаларын үз вакытында яңартмаган, шулай ук  җылылык челтәрләре буенча гавами тыңлаулар турында халыкка тиешенчә мәгълүмат бирмәгән өчен вазыйфаи затлардан штраф түләттерү хакындагы законны хуплады.

Законда каралганча, Россия төбәкләренең башкарма хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары 500 мең һәм аннан күбрәк кеше яши торган шәһәрләрнең җылылык белән тәэмин итү схемаларын вәкаләтле федераль башкарма хакимият органы раславына җибәрергә тиеш була.

Җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә административ хокук бозулар турында эшләрне карау шулай ук вәкаләтле федераль орган вәкаләтенә күчерелә.

Җылылык белән тәэмин итү схемасын үз вакытында актуальләштермәгән өчен санкцияләр моңа кадәр каралмаган иде.

Штраф санкцияләренең күләмнәре, хокук бозуны кабат кылган өчен җәзаның катгыйландырылуын исәпкә алып, АХБт РФ кодексы статьяларының охшаш нәтиҗәләренә тәңгәл билгеләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International