Бүген Марат Зарипов чираттагы Идарә утрышын үткәрде.
Беренче булып, ТАИФның яңа бинасын “Татэнерго” АҖ җылылык системасына тоташтыру каралды.
Дәүләт Комитеты, материалларны тикшергәннән соң, оешманың яңа җылылык челтәрен төзү чыгымнарын 6 322 864 сумга киметте һәм түләүне 27 618 224 сум исәбеннән кабул итте.
“Биектау коммуналь челтәрләре” АҖнә су чыгаруга тариф билгеләүне, эксперт фикере һәм яңа төзелгән объектны барып карау таләп ителгәнлектән, алдагы Идарә утырышына күчерделәр.
Шулай ук, МУП “Новошешминское ЖКХ” эчә торган суга һәм су чыгаруга һәм “Теплоснабинвест” оешмасына җылылык энергиясенә тариф билгеләнде.