Бүген тарифлар буенча Дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы булып узды.
Аны Татарстан Республикасы тарифлар буенча Дәүләт комитеты Рәисенең урынбасары Лилия Борисова алып барды.
Утырыш эшчәнлегендә Килештерү комиссиясе әгъзалары, Татарстан республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь министрлыгының; Татарстан Республикасы коммуналь предприятияләр Союзы һәм тарифлар билгеләүгә гариза биргән оешмаларның вәкилләре катнашты.
Утырышта көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр каралды. Алар белән Сез шушы сылтамада таныша аласыз.
Дәүләт комитетынын вәкаләтле специалистлары, һәрвакыттагыча, һәрбер сорау буенча Дәүләт комитетының карашын аңлаттылар һәм кертелгән материалларның кимчелекләренә күрсәттеләр; оешма вәкилләренең сорауларына җавап бирделәр.
Оешма вәкилләренә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты идарәсе утырышына кадәр Килештерү комиссиясе әгъзалары һәм чакырылган белгечләр тарафыннан күрсәтелгән кимчелекләрне күздә тотып эшләп бетерелгән өстәмә материаллар кертергә тәкъдим ителде.
Комиссия әгъзалары көн тәртибенә кертелгән сорауларны 13 июльдә үткәреләчәк Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты идарәсе утырышында карау өчен юнәлттеләр.