Идел буе округының Арбитраж суды Дәүләт комитеты карарын үз көчендә калдырды

2018 елның 5 июле, пәнҗешәмбе

 

2018 елның 3 июлендә Идел буе округының Арбитраж суды “Челныводоканал” ачык акционерлык җәмгыятенең кассация шикаятен караудан баш тартты.

2017 елда Дәүләт комитеты “Челныводоканал” ачык акционерлык җәмгыятенең эшчәнлеген тикшерде. Тикшерү барышында бу җәмгыятьнең су чыгаруга расланган тарифы булмый торып, химик һәм шламлы суларны агызу хезмәтен күрсәтүе ачыкланды.

Тикшерү нәтиҗәсендә Дәүләт комитеты тарафыннан “Челныводоканал” ачык акционерлык җәмгыятен административ җаваплылыкка тарту турында карар кабул  ителде.

“Челныводоканал” ачык акционерлык җәмгыяте бу карар белән килешмәде һәм Татарстан Республикасы Арбитраж судына шикаять  бирде .  Арбитраж суд Дәүләт комитеты карарын үз көчендә калдыру тутрында карар чыгарды. “Челныводоканал” оешмасы бу карарга Унберенче Арбитраж апелляция судына  шикаять  бирде. Унберенче Арбитраж апелляция суды да алдагы кабул ителгән карарлар белән ризалашты.

3 июльдә Идел буе округының Арбитраж суды “Челныводоканал” ачык акционерлык җәмгыятенең кассация шикаятен караудан баш тартты  һәм Дәүләт комитеты  карарын үз көчендә калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International