Сатып алулар өлкәсендә яңалыклар

2018 елның 27 июне, чәршәмбе

26 июньдә Дәүләт комитетының гомуми бүлеге өлкән белгече Светлана Якупова «Сатып алулар өлкәсендә бердәм мәгълүмат системасында 2018 елның 1 июленнән гамәлгә керә торган яңалыклар» темасына видеоконференция режимында узган киңәшмәдә катнашты.

«Дәүләт ихтыяҗларын һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләр сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында» 44-ФЗ номерлы Законга үзгәрешләр кертелгән.

Иң төп яңалык – дәүләт сатып алуларының конкуренцияле процедураларын электрон форматка күчерү. Моның өчен 2018 елның 1 июленнән алып 2019 елның 1 гыйнварына кадәр күчеш чоры билгеләнә. Шулай итеп, 2018 елның июленнән башлап заказчылар конкурсны, катнашучылары чикләнгән конкурсны, ике этаплы конкурсны, котировкалар соратуны, тәкъдимнәр соратуны электрон рәвештә үткәрә алачак. Ә 2019 елдан башлап болар мәҗбүри булачак. Шулай итеп, киләсе елдан башлап конкуренцияле процедураларны «кәгазьдә» үткәреп булмаячак.

1 июльдән заказчы конкурсларда һәм аукционнарда катнашучылардан заявкаларны тәэмин итүләрен бары тик контрактның башлангыч  максималь суммасы 1 млн сумнан артып киткән очракта гына таләп итә алачак. Моңа кадәр әлеге таләп барлык очракларда да үтәлергә тиеш иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International