Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Идарәнең чираттагы утырышы үтте. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. 2018 елга Татарстан Республикасы халкына сату өчен табигый газга ваклап сату бәяләрен билгеләү турында
2. 2018 елның икенче яртыеллыгына Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалары арасында үзара исәп-хисап өчен электр энергиясен тапшыру буенча хезмәтләр күрсәтүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының 2014 елның 10 декабрендәге 3-11/э номерлы карары белән билгеләнгән озакка исәпләнгән индивидуаль тарифларны корректировкалау турында
3. 2018 елның икенче яртыеллыгына Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалар челтәрләре буенча электр энергиясен тапшыру буенча хезмәтләр күрсәтүгә Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының "2015-2019 елларга Татарстан Республикасы территориясендә челтәр оешмалар челтәрләре буенча электр энергиясен тапшыру буенча хезмәтләр күрсәтүгә бердәм (котел) тарифлар урнаштыру турында" 2014 елның 17 декабрендәге 3-18/э номерлы карары белән билгеләнгән озакка исәпләнгән бердәм (котел) тарифларын корректировкалау турында
Каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар, дәүләт теркәвен узганнан соң, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.