Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2018 елның 8 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Идарәнең чираттагы утырышы үтте. Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Кулланучыларга «Татинтек» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан бирелә торган җылылык энергиясенә (куәт) тарифларны билгеләү турында.

2. «Түбән Ослан» муниципаль унитар предприятиесенең эчәргә яраклы суына тарифларны билгеләү турында.

3. «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе» муниципаль казна учреждениесе объектын - «Казан шәһәренең «Салават Күпере» торак районында 1224 укучыга стр.№ 11-8 гомуми белем бирү мәктәбен «РСК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне билгеләү турында.

 4. «Хайер Лаундри Машин РУС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын – «Haier барабанлы кер юу машиналарын җитештерү заводын һәм аш бүлмәсе җиһазларын җитештерү заводын» «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең салкын су белән тәэмин итү үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне билгеләү турында.

5. «Хайер Лаундри Машин РУС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын – «Haier барабанлы кер юу машиналарын җитештерү заводын һәм аш бүлмәсе җиһазларын җитештерү заводын» «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне билгеләү турында.

 6. «Хайер Лаундри Машин РУС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын – «Haier барабанлы кер юу машиналарын җитештерү заводын һәм аш бүлмәсе җиһазларын җитештерү заводын» «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең салкын су (техник су) белән тәэмин итү үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне билгеләү турында.

7. «Хайер Лаундри Машин РУС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын – «Haier барабанлы кер юу машиналарын җитештерү заводын һәм аш бүлмәсе җиһазларын җитештерү заводын» «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ташландык суны (сәнәгать агым суларын) чыгару үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне билгеләү турында.

Каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар, дәүләт теркәвен узганнан соң, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International