Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2018 елның 5 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы үтте, анда көн тәртибенә кертелгән түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Кулланучыларга «Татинтек» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан бирелә торган җылылык энергиясенә (куәт) тарифларны килештерү турында.

2. «Түбән Ослан» муниципаль унитар предприятиесенең эчәргә яраклы суына тарифларны килештерү турында.

3. «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе» муниципаль казна учреждениесе объектын - «Казан шәһәренең «Салават Күпере» торак районында 1224 укучыга стр.№ 11-8 гомуми белем бирү мәктәбен «РСК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне килештерү турында.

 4. «Хайер Лаундри Машин РУС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын – «Haier барабанлы кер юу машиналарын җитештерү заводын һәм аш бүлмәсе җиһазларын җитештерү заводын» «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең салкын су белән тәэмин итү үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне килештерү турында.

5. «Хайер Лаундри Машин РУС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын – «Haier барабанлы кер юу машиналарын җитештерү заводын һәм аш бүлмәсе җиһазларын җитештерү заводын» «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне килештерү турында.

 6. «Хайер Лаундри Машин РУС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын – «Haier барабанлы кер юу машиналарын җитештерү заводын һәм аш бүлмәсе җиһазларын җитештерү заводын» «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең салкын су (техник су) белән тәэмин итү үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне килештерү турында.

7. «Хайер Лаундри Машин РУС» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын – «Haier барабанлы кер юу машиналарын җитештерү заводын һәм аш бүлмәсе җиһазларын җитештерү заводын» «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ташландык суны (сәнәгать агым суларын) чыгару үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне килештерү турында.

Мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә карау өчен кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International