Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Стратегик инициативалар агентлыгы генераль директоры Светлана Чупшева бүген яңа I.TATARSTAN2030.RU рәсми сайты эшенә старт бирделәр. Яңа проектның презентациясе Петербург халыкара икътисадый форумында узды.
Хәзер һәр татарстанлы республиканың 2030 елга кадәрге үсеш Стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча үз инициативасын сайтта калдыра ала.
Шул ук вакытта һәр инициативага бәя биреп була. Иң яхшылары Стратегия-2030га кертеләчәк.
Инициативалардан тыш, сайтта Стратегия-2030га кертелә барган үзгәрешләр, аның әйдәп баручы проектлары, һәм шулай ук мәгълүмат лентасында Татарстан Республикасында стратегик планлаштыру өлкәсендә үткәрелгән чаралар белән танышып барырга мөмкин булачак.
Татарстан-2030 - глобаль көндәшлеккә сәләтле, тотрыклы үсештәге төбәк, "Идел-Кама" үсеш драйверы, кеше капиталының, институтларның, тышкы интеграциянең (Россиянең евразия күчәрле төбәге) һәм эчке пространствоның бер-берсенә йогынтылы үсеше сыйфаты буенча лидер; халыкара хезмәт бүленешенә югары дәрәҗәдә үтеп кергән алгарышлы үсеш темпына ия төбәк.
Стратегия барлык министрлыклар, ведомстволар, эре предприятиеләр, оешмалар, ассоциацияләр, муниципалитетлар, республиканың актив, кызыксынучан кешеләре катнашлыгында эшләнде.
Белешмә өчен:
Агымдагы елда Татарстан Республикасының 2030 елга кадәрге социаль-икътисадый үсеше Стратегиясенә 3 ел була. Татарстан Республикасының Стратегияне раслау турындагы 2015 елның 17 июнендәге 40-ЗРТ номерлы Законына ярашлы рәвештә 3 елга бер мәртәбә Стратегиягә төзәтмәләр кертү каралган.
Әлеге Законга нигезләнеп, 2018 елда республика үсеше Стратегиясенә үзгәртмәләр кертү тәкъдимнәрен формалаштыру буенча эш алып барыла.
Материал Татарстан Республикасы икътисад Министрлыгы матбугат хезмәтеннән алынды http://mert.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1207097.htm