2018 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет утырышы узды. Утырышны Николай Борознов алып барды.
Чара барышында тариф карарларын кабул итү өчен методологик нигез буларак икътисадый рента һәм альтернатив бәя концепциясе буенча эшнең барышы турындагы мәсьәлә каралды. Әлеге мәсьәлә буенча совет рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Табигый монополияләр субъектлары эшчәнлеге мәсьәләләре буенча кулланучыларның тармакара советы әгъзасы Игорь Вечеров чыгыш ясады.
Совет әгъзасы тикшерелә торган мәсьәләләрнең мөһимлеген һәм кергән тәкъдимнәр буенча фикер алышу өчен экспертларны, фән вәкилләрен, икътисадчыларны, белгечләрне тагын да күбрәк җәлеп итүнең кирәклеген билгеләп үтте.
Совет әгъзалары шулай ук Дәүләт комитетының 2015-2020 елларга ТРның коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру программасында каралган чараларның үтәлеше турындагы мәгълүматны тыңлап үттеләр.
Белешмә өчен: Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2010 елның 18 ноябрендәге 906нчы карарының 2 пунктына (түбәндәге карарлар ред. 15.10.2011 № 856; 24.10.2013 № 793; 20.09.2014 № 669; 14.05.2015 № 341; 05.09.2015 № 643; 17.11.2015 № 862) ярашлы төзелде.
Совет Дәүләт комитетының «Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты каршындагы Иҗтимагый совет турында нигезләмәне раслау хакында» 2017 елның 20 октябрендәге 284 нче боерыгы белән расланган Нигезләмәгә таянып эш итә.