Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының Килештерү комиссиясе утырышы булды

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы үтте, анда көн тәртибенә кертелгән түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Җирле арада һәм Зеленодольск – Карамалы Тау кичүендә тизйөрешле һәм сукуышлы судноларда елга транспортында пассажирлар һәм багаж ташуга иң зур чик тарифларны килештерү турында.

2.«Осиново инженерлык челтәрләре» акционер җәмгыяте тарафыннан җылылык энергиясен бирү буенча күрсәтелә торган хезмәтләргә тарифларны килештерү турында.

Мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә карау өчен кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International