Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Мәңгелек ут» мемориалына чәчәкләр куйды

2018 елның 8 мае, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында тантаналы рәвештә «Мәңгелек ут» мемориалына чәчәк салу чарасын үткәрделәр.

Чарада катнашучылар алдында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Дмитрий Симкачев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, быел -узган гасырда булып узган, миллионнарча кешеләрнең гомерен өзгән, һәр гаиләгә кагылып үткән иң канкойгыч сугыш тәмамлануга 73 ел. Җиңү көне Россия халкы өчен милли батырлык, горурлык һәм фидакарьлек символы булып кала. Бу Көн турындагы хәтер-хатирәләргә карата сакчыл карашта булырга кирәк: «Бүген без 1945 елның җиңүле залпларына кадәр яшәмәгән, Ватаныбыз өчен намусын, иреген һәм бәйсезлеген яклап калганнар өчен баш иябез. Җиңү Көнен якынайтучылар, без яшәгән җиргә тынычлык һәм ирек алып килгәннәр өчен мәңгелек хәтер һәм дан булсын!»

Моннан тыш, ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты бинасында хезмәткәрләр тарафыннан «Хәтер дивары» эшләнде, анда Бөек Ватан сугышына бәйле рәвештә, фронттан яки өйдән фотоларның, бүләкләү кәгазьләренең, хатларның, башка гаилә документларының күчермәләре урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International