Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетында өмә оештырылды.
Төшке ял вакытында коллектив, үзара эшләрне бүлешеп, бинаны җыештырды, эш бүлмәләрендәге җиһазларны һәм аппаратураны тузаннан арындырды. Һава шартлары тирә-юньдәге территорияне чистартырга мөмкинлек бирмәсә дә, бинаны җыештыру язгы-җәйге чорда территорияне алга таба төзекләндерүгә, матурлатуга башлангыч булды.
Бик әйбәт эшләдек, барыгызга да олы РӘХМӘТ белдерәбез.