Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Идарәнең чираттагы утырышы үтте, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. «Мехуборка К» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен каты коммуналь калдыкларны күмүгә чик тарифларны билгеләү турында.
2. «ЮИТ Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын –«Татарстан Республикасы, Казан ш., Совет районы, Константиновка поселогы адресы буенча урнашкан «Green» торак комплексын» «Казэнерго» акционер җәмгыятенең җылылык белән тәэмин итү системасына индивидуаль тәртиптә кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне билгеләү турында.
3. «ДОМКОР» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын – «Чаллы шәһәренең п.ГЭС 63 нче районында М.Җәлил проспектындагы тоташтан- кушып төзелгән торак булмаган урыннары һәм җир асты машина кую урыннары каралган, тышкы инженерлык челтәрләре булган күпкатлы торак йортлар» объектының су белән тәэмин итү магистраль челтәрләрен» «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең салкын су белән тәэмин итү үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне билгеләү турында.
4. «ДОМКОР» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын – «Чаллы шәһәренең п.ГЭС 63 нче районында М.Җәлил проспектындагы тоташтан- кушып төзелгән торак булмаган урыннары һәм җир асты машина кую урыннары каралган, тышкы инженерлык челтәрләре булган күпкатлы торак йортлар» объектының ташландык суны чыгару магистраль челтәрләре»н «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне билгеләү турында.
5. «ДОМКОР» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын – «Чаллы шәһәренең п.ГЭС 63 нче районында М.Җәлил проспектындагы тоташтан- кушып төзелгән торак булмаган урыннары һәм җир асты машина кую урыннары каралган, тышкы инженерлык челтәрләре булган күпкатлы торак йортлар. Поз.1 торак йортын» «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең салкын су белән тәэмин итү үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне билгеләү турында.
Каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар, дәүләт теркәвен узганнан соң, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.