Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Килештерү комиссиясенең чираттагы утырышы үтте, анда көн тәртибенә кертелгән түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. «Мехуборка К» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте өчен каты коммуналь калдыкларны күмүгә чик тарифларны килештерү турында.
2. «ЮИТ Казан» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын –«Татарстан Республикасы, Казан ш., Совет районы, Константиновка поселогы адресы буенча урнашкан «Green» торак комплексын» «Казэнерго» акционер җәмгыятенең җылылык белән тәэмин итү системасына индивидуаль тәртиптә кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне килештерү турында.
3. «ДОМКОР» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын – «Чаллы шәһәренең п.ГЭС 63 нче районында М.Җәлил проспектындагы тоташтан- кушып төзелгән торак булмаган урыннары һәм җир асты машина кую урыннары каралган, тышкы инженерлык челтәрләре булган күпкатлы торак йортлар» объектының су белән тәэмин итү магистраль челтәрләрен» «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең салкын су белән тәэмин итү үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне килештерү турында.
4. «ДОМКОР» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын – «Чаллы шәһәренең п.ГЭС 63 нче районында М.Җәлил проспектындагы тоташтан- кушып төзелгән торак булмаган урыннары һәм җир асты машина кую урыннары каралган, тышкы инженерлык челтәрләре булган күпкатлы торак йортлар» объектының ташландык суны чыгару магистраль челтәрләре»н «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне килештерү турында.
5. «ДОМКОР» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын – «Чаллы шәһәренең п.ГЭС 63 нче районында М.Җәлил проспектындагы тоташтан- кушып төзелгән торак булмаган урыннары һәм җир асты машина кую урыннары каралган, тышкы инженерлык челтәрләре булган күпкатлы торак йортлар. Поз.1 торак йортын» «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең салкын су белән тәэмин итү үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне килештерү турында.
Мәсьәләләр Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитеты идарәсенә карау өчен кертелде.