Монополиягә каршы федераль хезмәт яңа тариф сәясәтен эшли

2018 елның 4 апреле, чәршәмбе

Чыганак: Российская газета, rg.ru

2019 елның 1 гыйнварына кадәр Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына Россиядә тариф сәясәтен үзгәртә торган һәм табигый монополияләр турындагы законнарга реформа ясаячак  закон проектын кертәчәк. Тарифларны дәүләт тарафыннан җайга салу турындагы закон проекты Россия Монополиягә каршы федераль хезмәте (МКФХ) тарафыннан 2017 елда әзерләнгән иде, ул табигый монополияләрне җайга салуны алга таба үстерү өчен нигез булыр тиеш.

Реформаның сәбәбе – тарифлар куюга төрлечә якын килү юллары билгеләнгән норматив-хокукый актларның гаять күптөрле булуы, бу тәэмин итүче һәм кулланучы якларның хокукларын һәм бурычларын төгәл билгеләргә комачаулый.

"Российская газета" хәбәр иткәнчә, яңа тариф сәясәте үсешнең берничә юлын күз алдында тота, әйтик, тарифларның кирәгеннән артыгы кулланылганда гына җайга салынуы (яки, җайга салучының җитәкчесе урынбасары Анатолий Голомолзин аңлатканча, "дәүләт конкуренция шартларын кертеп булмаганда гына калырга тиеш"), озак вакытка билгеләнгән тарифлар (биш елдан күбрәккә), шулай ук кулланучылар советларын җәлеп итү. Чынбарлыкта ничек булуы хакында проектлар басылып чыкканнан соң гына билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International