Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты Идарәсе утырышы булды

2018 елның 30 марты, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Идарәнең чираттагы утырышы үтте, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. "ИнтегСтрой" җаваплылыгы чикләнгән  җәмгыяте объектын –"Татарстан Республикасы, Казан ш., Идел буе районы, Оренбург тракты ур. адресы буенча урнашкан гомуми мәйданы 19773 кв.м булган җир кишәрлегендәге торак йортлар комплексы"н «Казэнерго» акционер җәмгыятенең җылылык белән тәэмин итү системасына индивидуаль тәртиптә кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне билгеләү турында. .

2. "Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды" коммерциягә карамаган оешмасы объектын – "63 нче микрорайон"ны «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы  чикләнгән җәмгыятенең салкын су белән  тәэмин итү үзәкләштерелгән  системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне билгеләү турында.

3. "Комфортное жилье" Торак-төзелеш компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын – "Чаллы шәһәренең 63 нче микрорайонында Яшьлек проспекты буенча тышкы челтәрләре булган, җәмәгатьчелек билгеләнешендәге урыннарны үз эченә алган урыннары булган күпкатлы 1 номерлы торак йорт"ны  «ЧЕЛНЫВОДОКАНАЛ» җаваплылыгы  чикләнгән җәмгыятенең ташландык суны чыгару үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне билгеләү турында.

4. «СМАРТ МЕДИА» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте объектын – "Оренбург тракты урамындагы сәүдә үзәге"н Казан шәһәренең «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесенең салкын су белән тәэмин итү үзәкләштерелгән системасына кушкан (технологик тоташтырган) өчен түләүне билгеләү турында.

5. "Азнакай җылылык челтәрләре предприятиесе" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең салкын су белән тәэмин итү үзәкләштерелгән системасына кушуга (технологик тоташтыруга) тарифларны билгеләү турында.

Каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар, дәүләт теркәвен узганнан соң, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International