26 мартта Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетында Тарифларны җайга салу югары мәктәбе һәм "Электр энергетикасы өлкәсендә электр челтәрләре бәяләрен (тарифларын) дәүләт тарафыннан җайга салу" тәүге квалификация күтәрү программасы тантаналы рәвештә ачылды. Мәктәп Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Д.А.Медведев йөкләмәсенә нигезләнеп төзелгән. Тарифларны җайга салу югары мәктәбе базасында экспертиза һәм махсуслаштырылган оешмалар белгечләрен, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрне, эшчәнлеге Россия Монополиягә каршы федераль хезмәтенең һәм аның территориаль органнарының бәя кую өлкәсендә җайга салу тәҗрибәсенә карый торган төрле милек рәвешендәге хуҗалык итүче субъектларның һәм электр челтәрләре оешмаларының белгечләрен һөнәри яктан яңадан әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү башкарылачак. Монополиягә каршы федераль хезмәт җитәкчесе Игорь Артемьев билгеләп үткәнчә, Тарифларны җайга салу югары мәктәбе тариф органнарының һәм җайга салына торган компанияләрнең кадрлар составын әзерләү өчен төп мәйдан булачак.