2017 елгы эш йомгаклары буенча оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә анализ ясау мәсьәләсе буенча мәгълүмат һәм кирәкле материаллар тапшыруның зарур булуы турында

2018 елның 12 марты, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Тарифлар буенча дәүләт комитеты 2017 елгы эш йомгаклары буенча су белән тәэмин итү, ташландык суны чыгару, каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, җылылык белән тәэмин итү һәм җылылык энергиясен тапшыру буенча хезмәтләр күрсәтү өлкәләрендә җайга салына торган хезмәтләр күрсәтүче оешмаларның финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләренә анализ ясау мәсьәләсе буенча мәгълүматны һәм кирәкле материалларны билгеләнгән срокларда тапшыруның зарур булуы турында хәбәр итә. 

Тутыру өчен кирәкле хисаплылык формалары «ЕИАС» федераль дәүләт мәгълүмат системасы аша җибәрелде, шулай ук Дәүләт комитеты сайтындагы «Документлар», «Җайга салына торган оешмаларга» бүлекләренә («Коммуналь комплекс оешмалары», «Электр һәм җылылык энергетикасы» бүлекчәләренә) урнаштырылган.

Хисап тапшыру срогы: 31.03.2018.

 

Мәгълүмати хат: 2018 елның 27 февралендәге 3-27/453 номерлы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International