Март ахырында Казаннан Тбилисига даими рейслар башлана

2018 елның 1 марты, пәнҗешәмбе

26 мартта Казаннан Тбилисига даими очулар программасы эшли башлаячак. Очуларны Georgian Airways авикомпаниясе дүшәмбедән алып җомгага кадәр Embraer 190 модельле 97 урынлы авиалайнерларда башкарачак.

Авиалайнер Тбилисидан 1.30 сәгатьтә китеп Казанга 3.10 сәгатьтә килеп җитәчәк. 4.10 сәгатькә Казаннан Тбилисига китү планлаштырылган, билгеләнгән аэропортка 7.40 та килеп җитәр дип уйланыла. Шуны билгеләп үтәргә кирәк: һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән (Грузиядә вакыт Мәскәү вакытыннан 1 сәгатькә алдарак йөри). Хәрәкәт графигында үзгәрешләр булырга мөмкин.

Очу дәвамлылыгы ике сәгать ярым тәшкил итә. Әлеге график буенча очулар октябрь ахырына кадәр, җәйге навигация сезоны төгәлләнгәнче дәвам итәр дип уйланыла.

Билетларны инде сатып алырга мөмкин, дип хәбәр итә Казан халыкара аэропортының матбугат хезмәте.

https://www.kzn.ru/napravleniya-raboty/transport/novosti/v-kontse-marta-startuyut-regulyarnye-reysy-iz-kazani-v-tbilisi/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International