Бүген Татарстан Республикасы Тарифлар буенча дәүләт комитетының киңәшмәләр залында Идарәнең чираттагы утырышы үтте, анда түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Кулланучыларга "Теплострой" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте тарафыннан бирелә торган җылылык энергиясенә (куәт) тарифлар билгеләү турында.
2. Эчәргә яраклы суга һәм ташландык суны чыгаруга тарифлар билгеләү турында (Казан шәһәре: "Казан дәүләт казна дары заводы" федераль казна предприятиесе, Питрәч муниципаль районы: "Теплострой" ҖЧҖ).
Каралган мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, алар, дәүләт теркәвен узганнан соң, Татарстан Республикасының рәсми хокукый мәгълүмат порталында басылып чыгачак һәм ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты сайтына урнаштырылачак.