Бөтенроссия вебинары үткәрелү турында хәбәр итәбез. Аның темасы – "2018 елда каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә норматив-хокукый җайга салу: базарга катнашы булганнар өчен яңа перспективалар һәм чикләүләр"

2018 елның 14 феврале, чәршәмбе

Төбәкара коммуникацияләр үзәге 2018 елның 14-15 март көннәрендә  "2018 елда каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә норматив-хокукый җайга салу: базарга катнашы булганнар өчен яңа перспективалар һәм чикләүләр" Бөтенроссия вебинары үткәрелү турында хәбәр итә, ул Интернет челтәрендә узачак һәм анда  катнашырга теләүчеләр моны үзләренең эш урыннарыннан гына башкара алачак, шулай ук вебинар кысаларында лекторларга сорау бирү мөмкинлеге дә каралган.

Вебинар программасында:

2018 елның 14 марты

  • 2017 елның 31 декабрендәге 503-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләрне (калдыкларны җыю һәм туплау төшенчәләрен төгәлләштерү, Россия Федерациясенең һәм җирле үзидарә органнарының яңа, шул исәптән каты коммуналь калдыкларны (алга таба - ККК) туплау мәйданнары һәм аларның реестрын алып бару өлешендә вәкаләтләре, экологик җыемнарны исәпләп чыгару һәм түләүнең яңа тәртибе, шулай ук экологик җыемнан кергән акчаларны тоту) исәпкә алып, 2018 елда коммуналь калдыклар белән эш итү.  Калдыклар белән эш итүнең территориаль схемасы эчтәлегенә, шул исәптән аны эшләү, аның буенча җәмәгать фикер алышуы, аны раслау һәм аңа төзәтмәләр кертү тәртибенә карата яңартылган таләпләр.
  • ККК белән эш итүнең яңа моделенә күчүнең чик сроклары. 2017 елның 31 декабрендәге 503-ФЗ номерлы Федераль закон белән кертелгән үзгәрешләрне исәпкә алып, Төбәк операторы статусы бирү һәм аның вәкаләтләре. Төбәк операторының аның эшчәнлек зонасындагы кулланучылар һәм операторлар белән үзара хезмәттәшлеге кагыйдәләре: шартнамәләр төзү үзенчәлекләре һәм аларның җитди шартлары, шартнамә якларының ККК белән эш итү кагыйдәләрендә (РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 12 ноябрендәге 1156 номерлы карары) һәм РФ субъектының һәм/яки җирле үзидарә органнарының норматив хокукый актларында билгеләнгән хокукларына гарантияләр һәм аларның бурычлары. ККК җыю һәм ташу хезмәтләре күрсәтүче операторларны сайлап алу буенча торглар үткәрү шартлары. ККК белән эш итү өлкәсендә таләпләрне бозган өчен Төбәк операторының җаваплылыгы. ККК белән эш итү өлкәсендә мәгълүмат ачу стандартлары.
  • ККК күләмнәренең (авырлыгының) коммерция исәбе, шул исәптән ККК туплау нормативларын билгеләү һәм исәпләп чыгару тәртибе (РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 4 апрелендәге 269 номерлы карары), коммерция исәбе кагыйдәләре (РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 3 июнендәге 505 номерлы карары), күчеш коэффициентын (ККК тыгызлыгын) раслау (билгеләү) вәкаләтләре.
  • 2018 елның 1 гыйнварыннан башлап калдыкларны күмү өлкәсендә чикләүләр (РФ Хөкүмәтенең 2017 елның 25 июлендәге 1589-р номерлы күрсәтмәсе). Күмелүе тыелган төп "файдалы компонентлар". Күмелүе тыелган калдыклар төрләренең булмавын документлар белән раслау буенча тәкъдимнәр.

2018 елның 15 марты

  • Яңа кагыйдәләрне һәм аларны түләүгә ташламалар билгеләнүне (2017 елның 31 декабрендәге 503-ФЗ номерлы Федераль закон) исәпкә алып, ККК белән эш итү өлкәсендә бәяләр кую һәм тарифларны җайга салу.  Төбәк операторы хезмәтләр күрсәткән өчен куйган бәя - конкурс критерие һәм эшчәнлеген гамәлгә ашыргандагы төп чикләү буларак.  Төбәк операторы хезмәт күрсәтүләренә бердәм тарифларны исәпләп чыгару үзенчәлекләре. Тарифларны муниципаль берәмлекләр һәм ККК төрләре буенча дифференциацияләү мөмкинлекләре. Коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендә операторлар өчен чик тарифларны РФ субъектының вәкаләтле органы тарафыннан раслау һәм төзәтмәләр кертү тәртибе. Операторларның калдыклар белән эш итү буенча  җитештерү һәм инвестиция программаларын эшләү, килештерү, раслау һәм төзәтмәләр кертү тәртибе (РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 16 маендагы 424 номерлы карары). Кирәкле тулаем табышны булдыруның төп проблемалары. 2019 елга тарифларны билгеләү һәм аларга төзәтмәләр кертү өчен раслый торган документларны һәм материалларны әзерләү буенча гамәли киңәшләр. Объектларның ККК белән эш итү буенча билгеләнгән һәм факттагы нәтиҗәлелек күрсәткечләренең җайга салына торган оешмаларның планлаштырыла торган керемнәренә йогынтысы. ККК полигоннарын рекультивацияләү чыгымнарын күмү тарифларына кертү буенча тәкъдимнәр.
  • Дәүләт калдыклар урнаштыру объектлары реестрына кертелмәгән калдыклар урнаштыру объектлары булган операторларның эшчәнлекне гамәлгә ашыруларына чикләүләр.  Эшчәнлек төрен һәм калдыклар урнаштыру объектларының билгеләнешен ККК "күмү"дән "саклау"га алмаштыруның төп куркынычлыклары.
  • Әйләнә-тирә мохиткә тискәре йогынты ясаган өчен түләү һәм хәзер гамәлдә булган җаваплылык. ККК күмү объектлары булган операторларны 2016-2017 еллар өчен тискәре йогынты ясаган өчен түләүдән азат итү.
  • Калдыклар белән эш итү өлкәсендә концессион килешүләр (төзү тәҗрибәсе, төп проблемалар һәм куркынычлыклар, килешүнең җитди шартлары буенча тәкъдимнәр) һәм калдыклар белән эш итү өлкәсендә дәүләт-хосусый һәм муниципаль-хосусый партнерлык (2015 елның 13 июлендәге 224-ФЗ номерлы Закон), өстенлекләре һәм кимчелекләре.

Вебинарда катнашу һәм теркәлү шартларын www.vsesem.ru  сайтында яки проект белгечләреннән белә аласыз. 

Элемтәдә торучы зат: Скворцов Алексей Владиславович :тел. 8-916-467-21-45, 8-978-056-97-66, e-mail: sav@vsesem.ru

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International