Дәүләт комитеты тарафыннан «Казэнерго» АҖ инвестиция программасы үтәлешенә күчмә мониторинг үткәрелде

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Инвестицион программалар үтәлешен тикшереп тору барышында ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Казэнерго» АҖ объектларында булдылар:

  1. Гвардия урамы, 56, Даурия урамы, 25 буенча җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру.

Диаметры 200 мм булган ППУ изоляция торбасы ике борылышлы 155 погон м җылылык трассасының 72сенә салынган. Гвардия урамының 40 м юл өлеше астында ГНБ ысулы белән диаметры 530 мм булган тимер торбадан футлярны, ә аннары диаметры 200 мм булган ППУ торбасын да футлярына тарттырып китергәннәр. Җылылык камерасы нигезен бетон белән тутыру өчен мәйданчык әзерләнгән. 25 нче йортка кадәр ППУ торбасын ачык ысул белән урнаштыру планлаштырыла.

  1. Бертуган Касыймовлар урамы, 6 а адресы буенча җылылык белән тәэмин итү челтәрләрен алыштыру.

Хәзерге вакытта ППУ изоляциясендә диаметры 250 мм булган 345 м торбаның 125 м салынган. Өч җылылык камерасын реконструкцияләү бара: бетон нигез урнаштырылган, камераның стеналары бетон блоклардан һәм кирпечтән салынган, тышкы яктан гидроизоляция белән эшкәртелгән, хәрәкәтсез терәк өчен бетон астына тышлык әзерләнә.

Җайга салу органы оешманың инвестиция проектларын гамәлгә ашыру срокларын үтәвенең мөһимлеген билгеләп үтте. Мониторинг нәтиҗәләре 2025 елга җылылык белән тәэмин итү өлкәсендә тарифларны билгеләгәндә исәпкә алыначак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International