Ел саен үткәрелә торган "Тарифларны җайга салу һәм Россиянең коммуналь комплексын үзгәртеп кору өлкәсендә дәүләт сәясәте" IX бөтенроссия гамәли семинары

2018 елның 8 феврале, пәнҗешәмбе

Ел саен үткәрелә торган "Тарифларны җайга салу һәм Россиянең коммуналь комплексын үзгәртеп кору өлкәсендә дәүләт сәясәте" IX бөтенроссия гамәли семинары

2018 елның 29-30 март көннәрендә Мәскәүдә ел саен үткәрелә торган "Тарифларны җайга салу һәм Россиянең коммуналь комплексын үзгәртеп кору өлкәсендә дәүләт сәясәте" IX бөтенроссия гамәли семинары була.

Чараны РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе, "РосКапСтрой" федераль автоном учреждениесе һәм НИИСФ РААСН Төзелеш министрлыгы Университеты ярдәме белән "Управление ЖКХ" мәгълүмат порталы тарафыннан оештырылган.

Чараның максаты:

  • Ресурслар белән тәэмин итүче предприятиеләрнең эшчәнлеген регламентлаштыра торган кайбер яңа закон проектларын өйрәнү
  • Законнар базасына кертелүе көтелә торган яңалыклар турында фикер алышу
  • Күрсәтелә торган хезмәтләрнең сыйфатын арттыру өчен бизнес-карарлар планлаштыру һәм эзләү
  • Тарифларны җайга салу һәм бәя кую мәсьәләләрен карау
  • Россия Федерациясе төбәкләрендәге хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу
  • Коммуналь өлкә профессионалларынын квалификациясен күтәрү

Фикер алышу өчен чыгарылган темалар:

  • 2018 - 2020 елларда законнарга кертелүе каралган үзгәрешләр
  •  Хәзерге законнар (РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 26 декабрендәге 1498 номерлы карары, 2017 елның 29 июлендәге 258-ФЗ номерлы Федераль закон, РФ Хөкүмәтенең 2016 елның 23 декабрендәге 1455 номерлы карары) белән эшләү буенча киңәш-тәкъдимнәр
  • Тармакның социаль-икътисадый үсешенә фараз
  • Бәя кую нигезләренә үзгәрешләргә күзәтү - РФ Хөкүмәтенең 2017 елның 24 гыйнварындагы 54 номерлы карары
  • Җылылык белән тәэмин итүдә үзгәртеп кору: альтернатив котельня алымы
  • Каты коммуналь калдыклар белән эш итү кагыйдәләрендәге соңгы үзгәрешләргә күзәтү
  • Ресурс белән тәэмин итүче оешмаларның тармакның тариф сәясәте кысаларында эше
  • Тарифлар буенча низагларны судта һәм судка кадәр бетерү
  • Монополиягә каршы контроль
  • Идарәче оешмалар һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар арасындагы мөнәсәбәтләрне шартнамәләр белән беркетү
  • ОДН тотуга коммуналь ресурслар
  • Җылылык белән тәэмин итү, су белән тәэмин итү һәм ташландык суны чыгару системаларына тоташу
  • ТКХ дәүләт мәгълүмат системасы
  • Инновацияле технологияләр

Семинар турында тулырак мәгълүмат www.upravlenie-gkh.ru рәсми сайтына урнаштырылган

Семинар программасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International